Татарстанда үзара салым уңаеннан референдумнар узды

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Кичә,20 ноябрьдә, Татарстанның 42 районының 851 авыл җирлегендә үзара салым җыю уңеннан референдумнар узды. Исемлеккә кертелгән 822895 сайлаучының 569985-е тавыш бирүдә катнашты.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе пресса хезмәте хәбәр иткәнчә,тавыш бирүдә республика халкының 69,27 процнеты катнашкан.
ГАС “Выборы” мәгълүматләренә караганда,референдумнар 841 авыл җирлегендә уңышлы узган дип табылган.
Җирлнекләр территорияләрендә җыемнар үткәрүгә каршы 10 муниципалитеттта тавыш биргәннәр.
Алар арасында түбәндәге төбәкләр:
1.Әгерҗе авыл җирлеге (Азнакай муниципаль районы),
2.Шәhәр тибындагы Түбән Мактама поселогы (Әлмәт муниципаль районы),
3.Рус Акташы авыл җирлеге (Әлмәт муниципаль районы),
4.Березовское авыл җирлеге (Бөгелмә муниципаль районы),
5.Петровское авыл җирлеге (Бөгелмә муниципаль районы),
6.Яр бу Морквашы авыл җирлеге (Югары Ослан муниципаль районы).
7.Октябрь авыл җирлеге (Яшел Үзән муниципаль районы),
8.Шәhәр тибындагы Васильево поселогы (Яшел Үзән муниципаль районы),
9.Осиново авыл җирлеге (Яшел Үзән муниципаль районы),
10.Кече Шилнә авыл җирлеге (Тукай муниципаль районы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International