РФ Хөкүмәте коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүләрне 2017 елның 1 июленнән күтәрүне раслады. Документтан күренгәнчә
Россиядә торак-коммуналь хезмәте күрсәтү өчен бәяләр җиде проценттан күбрәккә артмаска тиеш. Коммуналь хезмәтләргә иң зур бәя арту Мәскәүдә көтелә, Ерак Көнчыгышта,Якутиядә hәм Камчатка краенда тарифлар алты процентка артачак. Татарстанда бу сан 4,2 процент тәшкил итәчәк.