24 ноябрьдә ТР Иҗтимагый палатасының гражданнар тормыш эшчәнлегенең икътисадый үсеше, инфраструктурасы буенча Комиссиясе тарафыннан оештырылган «түгәрәк өстәл» форматындагы киңәшмәдә ТР муниципаль районнарында фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның җирдән файдалану проблемалары каралды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы, дәүләт хакимияте башкарма органнары, фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе вәкилләре, Әлмәт, Буа муниципаль районнары фермерлары катнашты. Фикер алышуда шулай ук “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең башкаручы сәркатибе урынбасары Лилия Фаррахова катнашты.