Җирле үзидарә,муниципаль хакимят институтларының яшәп китүе турында сүз барганда,гражданнарның үзидарәдә катнашулары үзләре яшәгән территорияләр проблемаларын чишәргә өйрәнүләреннән дә тора. Татарстанда дүртенче ел инде шушы программа тормышка ашырыла.Шунсы да мәгълүм,гражданнарның үзара салым рәвешендә тоткан 1 сум акчасына бюджет дүрт сум акча өсти.Юлда төрле авырлыклар очрауга карамастан,бу программа җирле хакимиятнең ышанычлы ярдәмчесенә әверелеп бара. 2013 елдан 2016 елгача татарстанлылар үз террторияләрен күтәрүгә 377,8 милион сум акча туплый алдылар.Республика шушы акчага 1,4 миллиард сум өстәмә бирә алды.
Үзара салым программасының алга баруы,халыкны үзидарә эшенә тарту мөмкинлекләре турында кичә “Татарстан—яңа гасыр” каналында “Туры элемтә”дә сүз алып барылды. Студиядә кунакта “Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов булдылар.