“Әтиләр Советы” өчен грантлар

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Казанда “Әтиләр Советлары” эшчәнлеген иң яхшы оештыру” буенча республика конкурсына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе тәкъдиме  белән 2016 елның 1 октябреннән 8 ноябьгә кадәр уздырылган конкурс ата-аналар активлыгын яклау,үстерү,әтиләрнең статусын күтәрү ниятендә узды. Конкурста республика районнарында эшләәп килгән баолык Советлар катнашты.
“Балаларның дәрестән тыш вакытларын оештыру” ,”Гаиләләрдәге әhәмиятле әхлак-рухи традицияләрне саклау”,"Гражданлык,патриотизм рухын тәрбиәләү”,”Тормыш итүнең кыйммәтле үрнәкләрен саклаау” дигән номинацияләрдә җиңеп чыгу өчен көрәш алып барылды.
Җиңүчеләр hәм приз яаулаучылар арасында Түбән Кама,Яңа Чишмә,Сарман,Мамадыш,Чүпрәле,Мөслим,Балтач,Азнакай hәм Чаллы районнары оешмалары исемнәре теркәлде. Лауреатларга 60 мең сумнан алып 100 мең сумга хәтле бүләкләр билгеләнде   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International