Шушы көннәрдә «ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясендә К(П)ФУ юридик факультеты студентлары булып киттеләр. Совет эшчәнлегенең хокукый нигезе белән, муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарынын ТР дәүләт хакимияте органнары белән үзара эшчәнлеген тәэмин итүдэ Советның роле, җирле үзидарә органнарына практик методик һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча Совет эшчәнлеге белән студентларны башкарма сэркатип урынбасары Луиза Курманова һәм юридик бүлеге башлыгы урынбасары Дания Хәлилова таныштырдылар.