Аны Дәүләт Думасы депутаты,Конгресс Президенты Виктор Кидяев уздырды. Утырышта Конгрессның барлык әгъзалары,төбәк Советларының,башка союзларның,ассоцияцияләрнең вәкилләре катнашты. Видеоконференциядә “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров hәм Советның җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Конгресс Президенты 2016 елга йомгак ясады hәм 2017 ел эшчәнлегенең төп юнәлешләрен ккүрсәтте. Виктор Кидяев билгеләгәнчә,2017 елда Казанда үткән утырышта кабул ителгән төп юнәлешләрдә эшләр дәвам итәчәк. Әлеге эшчәнлек төбәк муниципаль берәмлекләрен ныгыту hәм үстерүдән гыйбарәт.Шул ук вакытта Конгресс әгъзаларының дәүләт органнары белән үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту да күздә тотыла.