22 декабрьдә Казанда “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясенең X1 съезды үтәчәк. Шушы форумда муниципаль хакимият башкарган эшләргә анализ ясалачак,2017 елда башкарылачак бурычлар билгеләнәчәк.
Әлеге съездда 1500 делегат hәм кунаклар булуы көтелә. Алар арасында барлык муниципаль берәмлекләр башлыклары,ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов,республика парламенты hәм хөкүмәте җитәкчеләре,министрлык hәм ведостволар башлыклары,ТР Дәүләт Советы,Дәүләт Думасы депутатлары,иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре,территориаль иҗтимагый үзидарәләр башлыклары булачак.
Шушы съезд,муниципаль җәмәгатьчелекнең эш йомгаклары турында кичә,19 декабрьдә телевидениенең “Туры элемтә” тапшыруында сүз барды.Программаның чираттагы кунагы, ”ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе рәисе М.Шакиров бүген муницпалларны дулкынландырган проблемалар,Советның эш нәтиҗәләре,перспективалар турында сүз алып барды.Шул ук вакытта ул телевидение тыңлаучыларының сорауларына җаваплар да бирде.