Муниципаллар съездга  җыела

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

22 декабрьдә “Корстон” комплексында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы”Ассоцияциясенең ХI съездын  үткәрәчәкләр.Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов,ТР Дәүләт Советы рәисе Ф Мөхәммәтшин,Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.Песошин,Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы җитәкчесе В.Кидяев,Федерация Советы әгъзаләре,Таарстаннан сайланган Дәүләт Думасы  депутатлары,Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашачак.
Съезд делегатлары буларак барлык 956 муниципаль берәмлекләр башлыклары,шәhәр hәм авыл җирлекләре,республика районнары башлыклары урынбасарлары,башкарма комитетлар җитәкчеләре катнашачак.
Муниципаль берәмлекләр җәмәгатьчелегенең узган елда башкарган эшләре турында доклад белән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоцияциясе рәисе М.Шакиров чыгыш ясаячак.Үзенең чыгышында ул җирле үзидарә үсешендә аерата әhәмиятле проблемалар комплексы хакында сүз алып барачак.
Аерым алганда,ул республикның hәр муниципаль  берәмлегендә социаль-икътисади үсешенең дәвамлы чоры,урыннарда мунципаль бюджетларның доход өлешенең үсеше,салымнар җыюның активлыгына,авыл җирлекләрендә башлыкларның шактый еш алмашуына,яшьләрне патриотик яктан тәрбияләү темаларына тукталачак.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты муниципаль җәмәгатьчелек вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырачак. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International