Бүген ТР Дәүләт Советында hәр елны муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган смотр-конкурста җиңүчеләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов hәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров 100 автомашина ачкычлары тапшырдылар. Бу чара республика муниципаль җәмәгатьчелегенең ХI съездына туры китереп үткәрелде.