Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияцисенең XI съезды узды. Ресубликада иң зурлардан санала торган бу форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин,Гомумроссия муниципаль берәмлекләр Конгрессы җитәкчесе Виктор Кидяев hәм башка рәсми затлар катнашты.Бу җитди чарада җирле үзидарәне күптән үз хезмәтләрендә сынап караган ветеранннар съезда катнашуы бизәк өстенә бизәк булды.
Республика муниципаль җәмәгатьчелегенең 2016-нчы елдагы эшчәнлегенә йомгакны “Татарстан Респубоикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияцисе рәисе Минсәгыйть Шакиров ясады. Ул урыннарда социаль-икътсади чараларны дәвамлы рәвештә башкаруның кирәклеген,кече hәм урта кәсәбәчелекне үстерүнең зарурлыгын,җир ресурсларын файдалануны,салымнар җыюны активлаштыруны,патриотик тәрбияне көчәйтүне ассызыклады,территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерүне куәтләде.Кайбер төбәкләрдә кадрларның еш алышынуы эшкә кырын китерүен искәртте.
Җирле үзидарә үсешендә кайбер проблемаларны үз чыгышларында урыннардан килгән делегатлар да искәртте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының уртак тырышлыгы белән республика программалары уңышлы гамәлгә ашырыла, территорияләр комплекслы үсә, милләтара һәм диниара татулык ныгый.
«Республиканың икътисадый потенциалы безгә муниципаль берәмлекләрне үстерү мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Моңа социаль һәм инфраструктур объектларны төзү һәм аларга капремонт ясау буенча 30дан артык республика программасы юнәлгән. Киләсе елда алар бар да сакланып калачак», – диде Татарстан Президенты.
Киләсе елда берничә яңа программа барлыкка киләчәк: модуль чаңгы базалары төзү, бакчачылык җәмгыятьләре инфраструктурасын үстерү, авыл җирлекләре биналары төзү, архив урыннарын ремонтлау.
Ахырдан Рөстәм Миңнеханов аерым уңышларга ирешкән муниципаль берәмлекләр башлыкларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Конгресс җитәкчесе Виктор Кидяев та Казанга буш кул белән килмәгән. Ул республиканың кайбер муниципаль берәмлек вәкилләренә ведомство бүләкләрен өләште.