Кем чыршысы матурырак?

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Республикада “Яңа ел чыршысын бизәү осталыгын билгеләү” буенча муниципаль берәмлекләр арасында конкурс бара.
Бу конкурсны Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы шөгыльләнә.Аның нәтиҗәләрен билгеләү 2017 елның 1 февралендә узачак.
Конкурс биш номинацияне эченә ала. Ярыш нәтиҗәләре зоналар буенча билгеләнәчәк.Җиңүчеләр өчен биш беренче,ике икенче,өч өченче урыннар каралган.Чыршы бизәү йомгакларын ясаганда җәмәгатьчелек фикере дә искә алыначак.Шушы чаралар муниципаль берәмлекләр сайтларында яктырту да күздә тотыла.
Конкурс турында тулырак мәгълумат биредә.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International