Мәскәүдә коммуналь хуҗалык тарифларын көйләү уңаеннан Бөтенроссия семинары узачак.

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

“Креон” компаниясенең оештыру комитеты хәбәр итә: 2017 елның 14 hәм 15 мартында “Коммуналь хуҗалыкта 2017-2018 елларда тариф көйләүләре.Концессион килешүләрне әзерләү үзенчәлекләре” дигән темага практик семинар узачак.
Бу семинар коммуналь хуҗалык җитәкчеләрен hәм белгечләрен,җирле үзидарә хакимиятен hәм коммуналь хуҗалык оешмаларын шушы өлкәдә эшне нәтиҗәлерәк эшләү ысулларын өйрәтеп кенә калмыйча,аның бөтен нечкәлекләрен танырга мөмкинлек бирәчәк.
Тулырак мәгълүматны проект җитәкчесе Владимиров Сергей Андреевичтан:8-925-862-55-83,+ (495) 642-46-18 телефоннарыннан hәм oookreon@mail.ru электрон почтасыннан белешергә була.
Семинар программасы hәм анда катнашу заявкасы.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International