Зиратларны карау hәм саклау ниятеннән

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген  Казан Кремлендә 2017 елда беренче тапкыр “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассояцияциясенеж президиум утырышы узды.Видеоконференция тәртибендә узган бу чара барлык шәһәр округларына hәм районнарга тапшырылды.Ә утырышта Татарстан Президенты Аппараты башлыгы урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының территорияләр  белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы  hәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин,республиканың аерым министрлыклары,ведомтволары,мөселман hәм православие диннәре вәкилләре,муниципаль районнар башлыклары урынбасарлары катнашты.
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе рәисе Минсәгыйть Шакиров алып барган бу утырышта төп мәсьәләләрнең берсе итеп Татарстанда зиратларны карау hәм саклау буенча ведомствоара эш төркеме оештыру мәсьәләсе каралды.
Шулай ук муниципаль мөлкәтне өченче затларның бурычы буенча залогка бирү үзенчәлекләре мәсьәләсе дә күтәрелде.
“Татарстан Республикасында иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” дигән республика конкурсының Положениесенә үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре дә каралды. 
      
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International