Күптән түгел Татарстанның икътисад министрлыгы үзенең рәсми сайтында муниципаль районнарның hәм шәhәр округларының 2016 елда социааль-икътисади рейтингын игълан итте.
Бу исемлекнең башында традиция буенча Казан шәhәре тора.Аның янәшәсендә Әлмәт hәм Түбән Кама шәhәрләре. Узган ел нәтиҗәләре буенча үз күрсәткечләрен иң күпкә Мамадыш hәм Чистай районнары яхшыртты.Теркәлгән эшсезлек,салым hәм салымсыз доходларның үсеше уңаеннан алар рейтинг буенча 10 hәм 6 пунктка күтәрелделәр.Андый күрсәткечләр буенча Аксубай hәм Әтнә районнарын уңай яктан мисалга китереп булмый.Бу районнар 14 нче hәм 8 нче урыннардан баш кактылар.Чөнки бу муниципалитетларда зшсезлек күрсәткечләре үсте,аларда сафка бастырылган торак йортларның күләме дә кимеде.Бюджетка кергән салым,салымнан тыш доходлар да кимеде.
Республикада яшәгән кеше исәбенә узган ел 508,3 мең сум күләмендәге йөк төяп озатылган.Бу күсәткеч уңаеннан мунципалитетлардан Әлмәт(2,7 миллион сум),Түбән Кама(1,6 миллион сум),Алабуга районнары(1,4 миллион сумлык) эш башкарган.
Теркәлгән эшсезлек мәсьәләсенә килгәндә, 2017 елның 1 гыйнварына ул Татарстанда 0,71 процент тәшкил итте. Республиканкына караганда бу күрсәткеч Саба районы буенча ике тапкырга күбрәк.Әлеге саннар Спасск hәм Баулы районнарында да мактап телгә алырлык түгел.Бүгенге көндә эшсезләр саны буенча Лаеш райнын үрнәк итеп куярга була.
Бюджет тәэмин итүче предприятиеләрнең,авыл хуҗалыгы оешмаларының,кече hәм урта кәсәбәчелекнең төпле эшләве нәтиҗәсендә район социаль-икътисади үсеш буенча районнар арасында алдынгылардан исәпләнә.