Заявкалар әзерләгез

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясе 2016 ел йомгаклары буенча “Җирле үзидарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”,”Татарстан республикасында җирле үзидарә берәмлекләрендә иң яхшы инициатива»,”Масса күләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә эшен иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсы» дип исемләнгән конкурсларга заявкалар кабул ителә башлаганын хәбәр итә.
Конкурска заявкалар 2017 елның 1 мартына кадәр түбәндәге адрес белән кабул ителә: Казан,Батурин урамы,7 йорт,109 кабинет. Конкурс материалларын әзерләү буенча документлар белән биредә таныша аласыз.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 292-48-17 (Фәррәхова Лилия Илдусовна) - Советның башкаручы сәркатибе урынбасары);
“Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе - Профсоюзларның социаль партнеры" номинациясе буенча - 236-94-51,236-90-83 (Калашникова Ольга Антольевна - Россия Федерациясенең Бөтенроссия дәүләт учреждениеләре hәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы рәисе);
“Авыл җирлеге эшчәнлегендә "Электрон хуҗалык кенәгәсе” мәгълүмати-аналитик системасын нәтиҗәле файдалану” номинациясе буенча – (843) 264-72-29 (Щетинина Татьяна Геннадьевна - Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг буенча төбәк мәгълүматләр базасы hәм ресурслар бүлеге башлыгы);
Масса күләм мәгълүмат чараларында үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналистлар конкурсы буенча - (843) 293-61-21 (Гыймадетдинов Надил Гадилович - “Татарстанда җирле үзидарә” журналының баш редакторы урынбасары).
Конкурс йомгаклары традиция буенча апрель аенда Җирле үзидарә көне алдыннан игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә hәм призлар яулаучыларга тантаналы шартларда дипломнар,рәхмәт хатлары hәм акчалата бүләкләр тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International