Республикада муниципаль районнар hәм шәhәр округлары Советларының хисап сессияләре колач җәя. Алар кысаларында җирле хакимият 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясый hәм киләчәк өчен яңа бурычлар билгели. ТР Президенты Аппаратының,ТР Дәүләт Советының,ТР Хөкүмәтенең, “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең җаваплы хезмәткәрләре,министрлыклар,ведомстволар вәкилләре катнашындагы вәкиллекле органнар утырышлары Аксубай,Баулы,Лениногорск,Питрәч,Югары Ослан, Апас,Балык Бистәсе,Тукай,Бөгелмә,Яшел Үзән, Мөслим һәм тагын берничә районда булып үтте инде.
17 февральдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин hәм “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Минсәгыйть Шакиров эш визиты белән Минзәлә hәм Актаныш районнарында булып,бу район Советлары сессияләрендә катнаштылар.Ахырдан алар лаеклы муниципалларга дәүләт hәм ведомство бүләкләре тапшырдылар.