Уңайсыз тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды hәм Россиянең кече hәм уртача шәhәрләре Ассоциациясе 2017 елның 3 февраленнән “Гаилә hәм шәhәр - бергәләп үсәбез” конкурсын игълан иттеләр.
Конкурс гаиләдәге күркәм гадәтләрне үстерү-ныгытуга, кыенлыкларга дучар булган гаиләләрне яклауга,балалар имнлеге профилактикасын тәэмин итү,ата-аналарның балалар тәрбиләүдәге җаваплылыгын күтәрү,балаларга карата ягымлы тормыш тирәлеген тәэмин итү hәм бу эшләрдә җирле үзидарә органнарының җаваплылыгын арттыру бурычлары куя.
Конкурста шәhәр округлары hәм шәhәр җирлекләре катнаша ала.“Гаилә hәм шәhәр- бергәләп үсәбез” конкурсы турында мәгълүмат биредә.
Конкурста катнашу заявкалары 2017 елның 1 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 127994,Мәскәү шәhәре, Ильинка урамы,21 йорт, Җайсыз тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды.
Конкурс положениесе.