«ТР муиципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров бүген,7 мартта, гозерле гражданнарны кабул итте. Республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы янына Чирмешән,Яшел Үзән районнарыннан гражданнар үз гозерләре белән очрашуга килгәннәр иде.Гражданнарның hәркайсы белән Минсәгыйть Шакиров төпле сөйләшү алып барды,күтәрелгән темалар уңаеннан җентекләп аңлатмалар бирде.
Исегезгә төшерәбез,Татарстан республикасында гражданнарны шәхси гозерләре белән кабул итү тәртибе даими рәвештә башкарыла.Урындагы җитәкчеләр хезмәт ияләренә мөмкин ярдәм күрсәтүне үзләренең бурычлары дип саныйлар. 2000 елда ук ТР Министрлар Кабинеты карары белән дәүләт hәм муниципаль идарә учреждениеләрендә гражданнарны кабул итүнең махсус көне билгеләнгән иде. Ул сишәмбегә туры килә.