Хөрмәтле коллегалар,гүзәл хатын-кызларыбыз!
Язның беренче бәйрәме - 8 март көнедә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре” Ассоциациясе hәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Мәгълүм ки,Сез,кадерле хатын-кызларыбыз,гомер-гомергә игелек,тугърылык,мәхәббәт,назлылык кебек гүзәл сыйфатларны гәүдәләндерүчеләр булып каласыз.Без, ир-атлар, әлбәттә, сезнең хезмәт сөючәнлегегезне, түземлелегезне, җаваплылыгызны, алыштыргысыз затлар булуыгызны зурлыйбыз.Сез бит үзегезнең җилкәгездә хезмәт йөген,йорт мәшәкатьләрен дә түземле күтәреп барасыз.Безнең өчен Сез - җирдәге иң күркәм затлар. Һәрвакыт сәламәт, бәхетле, эшсөяр, сөекле затлар булып яшәгез!
Ихтирам белән,
Рәис Минсәгыйть Шакиров