Республиканың иң яхшы авыл җирлекләрен тагын матди ярдәм белән сөендерәчәкләр

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

«ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе (алга таба - Совет) авыл җирлекләрен грантлар белән бүләкләү уңаеннан елдагы республика конкурсына заявкалар кабул итәргә кереште.
Заявкалар 2017 елның 31 мартына кадәр җыйналачак.Бу эш өчен Советның башкаручы сәркатибе урынбасары Лилия Фәррәхова җаваплы. Элемтә өчен телефон: (843) 292-48-17.
Бүген конкурс оештыру комитеты утырышында Совет рәисе Минсәгыйть Шакиров аңлатканча,быел конкурс җиңүчеләре исемен алдагы еллардагы кебек 104 авыл җирлеге яулаячак. Аларның һәркайсына 1 миллион сум акчалата бүләк биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез,конкурс “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцациясе инициативасы hәм Президнет яклавы белән 2013 елдан бирле алып барыла. Шушы дәвердә конкурс 416 авыл җирлегенә миллионер булырга ярдәм итте. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International