Муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр каршылыгы

2017 елның 10 марты, җомга

Хөрмәтле коллегалар!
РФ Президенты каршындагы Росссия халык хуҗалыгы hәм дәүләт хезмәте Академиясенең дәүләт идарәсе югары мәктәбенең җирле үзидарә органнарын яклау hәм озатып бару Үзәге 2017 елның 20 мартында эксперт “түгәрәк өстәле”уздыра. Аның темасы:  ”Муниципаль хезмәттә мәнфәгатьләр каршылыгы: идентификацияләү hәм классификацияләү”. Чара төбәкләргә көндезге икедән кичке бишкә кадәр онлайн трансляцияләнәчәк. 
Түгәрәк өстәлне карау мөмкинлеген алу өчен Мironova-GV@rane.ru электрон адресы буенча мөрәҗәгать тәргә кирәк. Шушы ук электрон почта аша чара турында өстәмә мәгълүматны алырга, экспертка язма сорауларны юлларга була. Үзәк телефоны: 8(499)956-98-04.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International