2009-2011 елларда республикада яшәүчеләрнең биштән берсе ришвәтчегә юлыкса (21 процент), бу сан хәзер 9,6 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльнең Вәкиллекле корпусында узган ТР да коррупциягә каршы көрәш эшен оештыру Коммиссиясенең чираттагы утырышында ассызыклады, дип хәбәр итә республика лидерының пресса хезмәте.
Киңәшмәдә ТР ның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин,”ТР муниципальләре берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Минсәгыйть Шакиров,ТР Президентының Аппараты берәмлекләре вәкилләре, муниципаль районнар, шәhәр округлары башлыклары катнашты.