Иң яхшы муниципаль практикалар буенча V халыкара форум үтәчәк

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Россия шәhәрләр Союзы 2017 елның июнендә иң яхшы муниципаль практикалар буенча V халыкара форум уздырачак.
Форумга багышлап гадәттәгечә басма җыентыклар чыгарыла. Аларда материаллар бушлай басыла. Киләсе форумга 
җыентыклар түбәндәге темаларгны яктыртачак:
-Торак-коммуналь хуҗалыкта – яңа сыйфат;
- Иҗтимагый дипломатия- нәтиҗәле муниципаль-ара үзара ярдәмләшү;
- Муниципаль берәмлекләрдә мәгълүмати технологияләр hәм инновацияләр;
- Әйләнә-тирәлекне саклау – чаралар комплексы;
- Муниципаль берәмлекләрдә терроризмга каршы көрәш чараларын оештыру тәҗрибәсе hәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү;
- Конфессияләр арасында hәм милләтләр арасында мөнәсәбәтләрне көйләү;
- Финанс бюджет ара мөнәсәбәтләр.Финанс hәм бюджетны оптимизацияләү.Мунииципаль кредитлар.
- Инвистицияләр hәм инвестиция климаты;
- Муниципаль дәрәҗәдә гражданлык мөнәсәбәте катнашы hәм иҗтимагый контроль;
- Транспорт хезмәте күрсәтү  hәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру;
- Муниципаәль-хосусый партнерлык;
- “Мин үз шәhәремне яратам”.
Басма материаллар info@urc.ru электрон почтасы аша 2017 елның 15 апреленә кадәр кабул ителәләр. Алар техник биремгә туры килергә тиеш. Материалларны басма җыентыкларга,сайтка урнаштыру өчен (495) 730-41-95 телефоны аша Россия шәhәрләр Союзының оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International