2017 елда Татарстанның 56 авылында модульле кибетләр куячаклар

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Татарстанның 100 кешедән артык яшәгән 56 авылында 2017 елда модульле кибетләр куячаклар. Бу турыда узган шимбәдә Рөстәм Миңнеханов татар авыллары кәсәбәчеләренең VI Бөтенроссия җыенында сүз алып барды. Форумда Россиянең 41 төбәгеннән, күрше Кытайдан hәм Казахстаннан 700 кече бизнес,фермер хуҗалыклары,шәхси хуҗалык вәкилләре катнашты.
Форумның рәсми кунаклары арасында “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров та бар иде.
Форумда катнашучыларны сәламләп,Рөстәм Миңнеханов авыл татар мәдәниятының,традицияләренең таянычы булуын ассызыклады.Шушы таянычтан башка телне, динне,гореф-гадәтләрне саклау мөмкин түгеллеген hәм татар милли үзенчәлегенең нигезе шушында булуын әйтте.
Президент фикеренчә, икътисадта авырлыклар булуга карамастан,татар авылларында бизнес кыенлыкларга каршы тора алды,ул үсешен дәвам итә.Авыл эшчәннәренә яшәү шартларын яхшырту ниятендә юллар төзелә,газ,су үткәгечләре сузыла,мәдәният hәм сәламәтлекне саклау объектлары корыла. Әмма республикадагы 780 авылда кибетләр юк.Анда яшәүчеләрне көнкүерш товарлары белән Татпотребсоюз автолавкалары тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International