Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакировны кабул итте. Очрашу вакытында Татарстанда җирле үзидарә үсеше буенча фикер алышынды.