Хөрмәтле җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләре, депутатлар, җирле хакимият органнары ветераннары, кадерле дуслар! Сезне безнең һөнәри бәйрәмебез - җирле үзидарә Көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм көне илебез гражданнары тормышындагы көндәлек һәм агымдагы бик күп проблемаларын хәл итүче муниципаль хакимият органнарында эшләүче кешеләргә ихтирам билгесе булып, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2012 елда билгеләнгән.
Бу һөнәри бәйрәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, район һәм авыл җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, вәкиллекле хакимият органнары бәйрәме генә түгел, җирле үзидарә органнары аша урыннарда хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне чишүдә, конкрет территорияләрнең үсешен тәэмин итүдә катнашучы һәр шәһәр һәм авыл кешеләренең бәйрәме дә.
Бүгенге көндә Татарстанның җирле үзидарә системасы 956 муниципаль берәмлекне үз эченә ала, аларда 6500 гә якын муниципаль хезмәткәр һәм 7700гә якын депутат хезмәт куя. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, уртак бурычларны хәл итү өчен алар үз тәҗрибәләрен, белемнәрен һәм сәләтләрен кызганмыйлар. Аларның хезмәт нәтиҗәлегенә федераль һәм республика программалары үтәлеше, шәһәр һәм авылларның үсеше һәм төзекләндерелүе, игътисад һәм социаль өлкәләрнең ныгуы, халыкның хакимияткә мөнәсәбәте дә бәйләнгән.
Бу бәйрәм – сезгә көндәлек киеренке хезмәтегез, һәр район, шәһәр яки авылны яшәү өчен матур, төзекләндерелгән һәм уңайлы итәргә омтылганыгыз өчен рәхмәтебезне белдерүгә искиткеч матур сәбәп тә.
Татарстан Республикасы Президентының ярдәме һәм дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлектә булып, сез киләчәктә дә җирле үзидарә позициясен тагын да ныгыту өчен үз хезмәтегезне куярсыз дип ышанам. Сезнең катлаулы эшегездә чын күңелдән уңышлар һәм зур сабырлык телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Ихтирам белән,
“Татарстан Республикасы муниципаль
берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Минсәгыйть Шакиров