Бәйрәмнәр бәйрәме

2017 елның 9 июне, җомга

Хөрмәтле коллегалар!
“ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе  hәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын йөрәктән Россия көне белән котлыйм!
Россия көне - безнең дәүләт бәйрәмебез. Ул барлык гражданнарны патриотизм,традицияләргә, халкыбыз тарихына hәм мәдәниятенә хөрмәт, тугрылык кебек зур төшенчәләр тирәсенә туплый. Сәяси, милли, дини инануларыбыз нинди булуга карамастан, без үзебезне бердәм илебезнең гражданнары итеп тоябыз. Бу бәйрәм туган илен чын-чынлап яратучы, ватаныбызның куәтле, чәчәк аткан ил итеп күрергә теләгән кешеләр өчен якын,кадерле.
Барчагызга бәхет,нык сәламәтлек,иминлек телим!Сезгә-тынычлык,якты көннәр!
Ихтирам белән,                
“ТР муниципаль берәмлекләре Советы”Ассоциациясе рәисе                                         Минсәгыйть Шакиров  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International