Тәҗрибә уртаклашырга

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Татарстанда эшлекле сәфәр белән Тыва республикасы муниципаллары делегациясе кунакта. Делегацияне "Тыва Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең рәисе урынбасары, Чеди-Хольск муниципаль районы администрациясе башлыгы Сергек Хертек җитәкли.
Бүген кунаклар “Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә булып, аның рәисе Минсәгыйть Шакиров белән очраштылар. Республика муниципаль җәмәгатьчелеге башлыгы Минсәгыйть Шакиров коллегаларын республиканың социаль-икътисади хәле белән таныштырды, җирле үзидарәнең Татарстан моделе үзенчәлекләре турында сөйләде.Очрашу кысаларында муниципаль үзидарәнең актуаль мәсьәләләре турында да сүз алып барылды. Аерым алганда,кунакларны Татарстандагы муниципалларның контроль-күзәтү органнары белән хезмәттәшлеге кызыксындырды.Җирле бюджетны формалаштыру, аның үтәлеше хакында да сүз барды.
Шулай ук бүген Тыва республикасы делегациясе бездәге берничә министрлыкта,Казан шәhәренең “Савиново” территориаль иҗтмагый үзидарәсендә булдылар.
Иртәгә кунаклар Теләче районында булачаклар. Берсекөнгә Тыва муниципаллары шәhри Болгарга юл тотачаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International