Россия төзелеш министрлыгы 2017 елның 29 июнендә практик онлайн семинар уздыра

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Россия төзелеш министрлыгы «Развитие» торак-коммуналь Ассоциациясе белән берлектә 2017 елның 29 июнендә 10 сәгать 00 минуттан 12 сәгать 30 минутка кадәр ”Коммуналь инфраструктураны яңарту өчен күпләп инвестиция җәлеп итү максатларында типовой кредит карарының семинар-презентациясе" исемле вебинар уздыра.
Чарада катнашырга теләүчеләр семинарны оештыручының рәсми сайтында www.edu.gkhrazvitie.ru теркәү үтәргә тиеш. Теркәү 2017 елның 28 июненең 16.00 сәгатенә кадәр дәвам итә.  
“Коробочный” кредит карары кысаларында Россия төзелеш министрлыгы “Сбербанк” ААҖ белән берлектә коммуналь инфраструктура объектлары буенча концессион килешүнең проектын әзерләде. Аны кулланып концессионерлар «Сбербанк» ААҖ кыска срокларда 15 елга 12-14 процентлы залогсыз кредит ала алачаклар .  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International