“Түгәрәк өстәл” утырышында – җитди мәсьәләләр

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Бүген “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы булып үтте. Фикер алышуларда ТР Премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин,ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының территорияләр беләнэшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов,”ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров,муниципаль районнар hәм шәhәр округларының башкарма комитетлар җитәкчеләре,республика министрлклары,ведомство вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында җирле үзидарә органнарына карата кузгатылган тәмамланмаган җитештерү эшләрен үтәмәү проблемасы кузгатылды, Казанда  пассажирлар hәм багажларны даими муниципаль маршрутларда йөртү уңаеннан тарифлар хакында да сүз булды. Болардан тыш,утырышта катнашучылар Татарстанда гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү программасы барышы каралды, 2016 елның 15 ноябрендә үткән “түгәрәк өстәл” Протоколы үтәлеше дә искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International