“Безнең заман-Наше время” фестиваленә заявкалар кабул ителә башлады

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

"Безнең заман - Наше время” V республика ачык телевизион эшче яшьләр фестиваленә заявкалар кабул ителә башлады. Мәгълүм булганча,әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла.
Иҗади сынауның зона этаплары Яр Чаллыда,Түбән Камада,Әлмәттә узачак. Сайлап алу турларында җиңүчеләр Татарстан башкаласында 15-16 ноябрьдә суперфиналда hәм гала-концертта катнашачаклар. Гран-прига лаек булган җиңүчегә 200 мең сум акчалата бүләк hәм ТР Президентының күчмә кубогы тапшырылачак.
Фестивальдә 18 дән 35 яшькә кадәр эшче яшьләр катнага ала.Үз номерларын алар “Музыкаль юнәлеш”,”Бию ысуллары”,”Дан минуты” номннацияләрендә күрсәтә алалар
Фестивальгә заявкалар 18 сентябрьгә хәтле кабул ителәләр. Элемтә өчен мәгълүмат: Казан, К.Маркс урамы, 23/6, “Созвездие-Йолдызлык” ТР төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Телефоннар: 8(843)238-43-17,238=00-63, электрон почта:  beznenzaman@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International