Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациасендә Якташлар җәмгыятьләренең координация советынының чираттагы утырышы кысаларында “Татарстан республикасында иң яхшы якташлар җәмгыяте” конкурсына йомгак ясалды. Бу чараны “Татарстан Республикасы муниципааль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе,конкурсның оештыру комитеты җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров уздырды.
Бу конкурс быел Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов йөкләмәсе нигезендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе белән оештырылган иде. Ул республикадагы якташлар җәмгыятьләренең эшчәнлеген җанландыруны күздә тота.Хәзер алар Казанда 39 оешма исәпләнә. Алар барысы да 2016 елның ахырында “Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе каршында оештырылган якташлар җәмгыятьләренең координацияләү советына керәләр.
Быелгы ел конкурсында Актаныш,Аксубай,Әлки,Апас,Буа,Кама Тамагы,Минзәлә,Нурлат,Балык Бистәсе,Тукай,Чирмешән hәм Чистай муниципаль районнары катнашты.
Минсәгыйть Шакиров әйтүенчә,конкурс эшләрен бәяләгәндә якташлык җәмгыятьләренең активлыгы hәм аларның эшчәнлек нәтиҗәлелеге дә искә алынды(еллык эш планы булу,районнан чыккан булдыклы кешеләрнең үз районнарына булышлыклары да исәпләнде). Матбугат чараларында якташлар җәмгыятьләренең ирешкән уңышларын күрсәтә белү,җәмагать оешмалары сайтларында бу җәмгыятьләрнең үз сайты булу да искә алынды.
Шулай итеп,”Татарстан Республикасында иң яхшы якташлар оешмасы” дигән исем “Актаныш” якташлар оешмасына бирелде.
Икенче урынга Казандагы Буа якташлар җәгыяте,”Чистопольские корни” исемле чистайлылар якташлар җәмгыяте төбәк оешмасы буларак уза алды.Өченче урында – төбәк оешмасы буларак Аксубай якташлар оешмасы.Аксубайлар янәшәсендә-Нурлат,Арча оешмалары.
Җиңүчеләргә 100 мең сумнан алып,300 мең сумга кадәрр сертификатлар тапшырылды.Бүләкләүләр тантанасы ахырында Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов райондагы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Республикадагы якташлар җәмгыятьләре эшчәнлеге хакында фикер алышулар да булды.