2017 елның 10 августыннан 14 сентябрьгә кадәр Татарстанда 2 Бөтенроссия “Төркиләр алтыны” исемендәге яшьләр форумы узачак. Бу елдан башлап “Төркиләр форумы “Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” дәүләт программасына кертелде.
“Форум тематикасы безнең агентствоның хәлиткеч юнәлеше белән туры килгәнгә күрә - ул гомум гражданлык бердәмлеген тәэмин итүче эшчәнлек дип саныйм",- ди Россиядә милләтләр эшләре федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.
“Төркиләр алтыны” - Россиядәге гыйльми hәм практик тәҗрибә уртаклашу өчен бердәнбер масштаблы мәйдан hәм ул тарихи-мәдәни мирасны саклау мөмкинлеге дә. Ул яшьләр арасында милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүгә, Россия халыклары арасындагы мәдәниятләр белән алмашуга да ярдәм итәргә тиеш.
Форум ике урында үтәчәк. Анда 18 яшьтән 35 яшькә хәтле булган яшьләр катнаша ала. Заявкалар 2017 елның 4 августына кадәр https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdjHKy7Iq0YdCg4ThsFs6IxHZp0h7gXosQ2khyAIfZCGSJm-A/viewform электрон адресы буенча кабул ителә.
Форумны Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Россиядә милләтләр эшләре федераль агентлыгы оештыра.
Форумның төбәк операторы-Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясы. Форум партнерлары - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,Татарстан Республикасы яшьләр hәм спорт министрлыгы.