Казанда республиканың алдынгы 120 ТИҮ ен бүләкләделәр

2017 елның 11 августы, җомга

Бүген Казан Ратушасының колонналы залында “Республиканың иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” конкурсының 120 җиңүчесе hәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Шушы тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъматуллин,”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров,Татарстан республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов hәм башка рәсми затлар катнашты.
“Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Дәүләт Советына агымдагы елга юлламасында Татарстанның үсешен халкыбызның яклавы hәм hәр эштә катнашыннан башка күз алдына китереп тә булмый дип ассызыклады.Дәүләт органнарына hәм муниципаль хакимияткә халык белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле яңа фомаларын табарга,җәмәгатьчелекне республиканың алгарышлы проектларын тормышка ашыруга,шул рәттән территориаль иҗтимагый үзидарәләрне дә ныграк тартырга кирәк”,- диде Минсәгыйть Шакиров кунакларны сәламләү сүзендә.
Бүген Татарстанда 366 ТИҮ үз эшчәнлекләрен җәелдереп,шуларның 37-се юридик зат буларак регистрацияләгәннәр.Алар җирле үзидарәләрнең актив ярдәмчеләренә әверелделәр.ТИҮ ләр эшчәнлеге белән республиканың 37 процент халкы,ягъни 1,7 миллион кеше колачланган.
ТИҮ органнарының hәм җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген координацияләү hәм ТИҮ системасының үсешен тәэмин итү өчен 2016 елда республика территориясендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе президиумы карары белән ТР территораль иҗтимагый үзидарәләренең координацион советы булдырылды.
Әйтергә кирәк, Татарстан территораль иҗтимагый үзидарәләренә бүген республика казнасыннан саллы ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, 2014 елдан ТИҮ җитәкчеләренә ай саен конпенсацион түләүләр бирелә. Агымдагы елда республикада бу максатларда 69 миллион сум акча тотылды. 2015 елдан башлап “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дигән конкурс үткәрелә. Аның гомуми бүләкләү фонды 50 миллион сум тәшкил итә. Конкурс кысаларында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәнТИҮ ләр 160 мең сумнан алып, 665 мең сумга кадәр булган грантлар белән бүләкләнә.
“Теләсә нинди яхшы эш яклауга мохтаҗ. Бүгенге 120 грант алга таба сезнең эшләрегезне тагын да яхшырак үрләтү,камилләштерүгә хезмәт итәр,авырлыкларны җиңәргә рухландырыр. Кешеләрне үзләре эшләгән территорияләрне идарә итәргә өйрәтү җиңел шөгыль түгел. Моның өчен,әлбәттә,үзенә күрә лидер-җитәкләүче  булырга да кирәк. Бүген шушы залга җыйналганнар арасында тынгысыз җаннар барлыгын без күреп торабыз.Сезнең кебекләр республикада күбрәк булсыннар иде”,-дип искәртте республика муниципаллар җәмәгатьчелеге башлыгы.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренчее урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин искәрткәнчә,бүгенге көндә территориаль иҗтимагый үзидарәләр  кешеләрнең инициативасын тормышка ашыруның бер хаҗәт формасы булып торалар.
"Соңгы өч елда ТИҮ ләр яхшы адымнар ясадылар hәм куәтле иҗтимагый институтка әйләнделәр. Моңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да булышлыгы тәэсир итте. Гражданнарның үзаңнары үсүен күрү сөендерә," - дип йомгаклады сүзен Рөстәм Нигъмәтуллин.
Конкурста җиңүчеләр исеменнән республика җитәкчелегенә hәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенә рәхмәт сүзен Казанның ”Новое Юдино” ТИҮ е рәисе Наталья Жигалова белдерде. Чара азагында Казан Ратушасына җыелган кунаклар hәм очрашуны оештыручылар истәлеккә күмәк фоторәсемгә дә төштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International