Онытылмаслык зур вакыйга

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Узган җомга көнендә Түбән Тәкәнеш авылында зур бәйрәм хөкем сөрде.Биредә президент программасы кысаларында төзелгән авыл җирлеге башкарма комитетының зур бинасы сафка басты. Әлеге тантанда “Татарстан Республикасы муниципаь берәмлекләре Советы” Ассоцаиациясе рәисе Минсәгыйть Шакиров,Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнаштылар.
Заманча төзелгән бинаны “МамадышИнвестСтрой” корылыш оешмасы көче белән сафка бастырганнар. Бинада авыл җирлеге башлыгы өчен эш кабинеты, секретарь, бухгалтер бүлмәләре каралган. Алардан тыш газга көйләнгән котельные, уңайлы санузелы - берләштерелгән юыну, бәдрәф бүлмәсе бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International