Бөгелмә районының Карабаш поселогына 60 яшь тулды

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

26 августта шәhәр тибындагы Карабаш поселогы нигезләнгәгә 60 ел тулды. Карабаш халкын юбилей булән котлау өчен Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, ”Татнефть» берләшмәсе генераль директорының кадрлар hәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, ”Лениногорскнефть" нефь һәм газ табу идарәсе башлыгы Рафаиль Нурмөхәммәтов hәм башка рәсми затлар килде.
Кунаклар тантаналы рәвештә “Татнефть»нең элекке елларда эшләгән атаклы җитәкчесе Әкълим Мөхәммәтҗанов hәйкәленә чәчәкләр куйдылар, 2 нче номерлы Карабаш урта мәктәбенең һәм поселок тарихы музееның эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук "Татнефть" компанияләре төркеме предприятияләрендә эшләүче 17 яшь гаиләгә социаль ипотека кысаларында төзелгән ике катлы йортлардан ачкычлар тапшыру тантанасында катнаштылар.
- Алты дистә ел эчендә Карабаш кечкенә генә торак пункттан зур һәм матур поселокка әверелде, - дип ассызыклады Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров карабашлыларны юбилей белән котлап. - Биредә менә дигән мәктәпләр эшли, уңайлы балалар бакчалары, спорт-сәламәтләндерү комплексы, мәчетләр, мәдәният йорты бар.
Минсәгыйть Шакиров үз чиратында Карабашның табигатен Швейцариянеке белән чагыштырып халыкны сөендерде.
- Карабашта мин беренче тапкыр, соңгы елларда поселок үсешенә күп инвестицияләр салынды, - диде республиканың мунципаллар җәмәгатьчелеге башлыгы. - Ләкин иң мөһиме - биредә якты йөзле, кунакчыл, үз гореф-гадәтләрен, туган як тарихын һәм аның үсешенә зур өлеш керткән шәхесләрне онытмаучы халык яшин. Болай булганда поселокның киләчәге ышанычлы.
Чыгышының ахырында Минсәгыйть Шакиров ”Лениногорскнефть" нефь һәм газ табу идарәсе башлыгы Рафаиль Нурмөхәммәтовка һәм 2 нче номерлы Карабаш урта мәктәбенең директор урынбасары Гүзәлия Йосыповага Татарстан Дәүләт Советының, ә республиканың атказанган нефтьчесе Азат Мәхмүтовка һәм Карабаш поселогының башлыгы Марат Минхәйдаровка "Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бирегә килгән башка кунаклар да карабашлыларны кайнар котлады. Тантана иҗат коллективлары һәм артистлар чыгышлары белән дәвам итте. Бәйрәм чаралары кичен фейерверк аттыру белән тәмамланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International