Татарстанда иң затлы Яңа ел чыршысын билгелиләр

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 20 гыйнварына кадәр Татарстанда Яңа елны үткәрү буенча бәйрәм чараларын hәм иң затлы чыршыны сайлап алу конкурсы бара. Бу конкурсны Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы оештыра. Конкурс комиссиясенә, аерым алганда, ”Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациасенең башкаручы сәркатибе Александр Барышев та керә.
Конкурс алты ноиминациядә уза. Конкурс йомгакларын ясаганда бәйрәмдә катнашкан кешеләр фикере дә исәпкә алына. Бәйрәмнәрне муниципаль берәмлекләрнең сайтларында, башка мәгълүмат чараларында яктырту да искә алыначак.
Конкурсның приз-бүләк фонды шактый саллы:11,75 миллион сум тшкил итә. Конкурс Нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International