17 гыйнварда Коломнада (Мәскәү өлкәсе) Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумы булды. Аның эшендә Россия Президенты Владимир Путин катнашты.
Форумда барлыгы 400 кеше, Россиянең 71 төбәгеннән 277 муниципаль берәмлекләр һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Анда Татарстаннан Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов булды.
Форум мәйданчыгында Владимир Путинга Россиянең төрле төбәкләрендә уңайлы мохит ничек булдырылуы турында сөйләделәр һәм гамәлгә ашырылган берничә проектны күрсәттеләр. Аерым алганда, Россия Президенты Алабугадагы иске мәйданны төзекләндерү белән танышты. Бу мәйданның хәзер күренеше генә яңарып калмады, ул “Гуляй-парк” дигән яңа исемгә дә ия булды. Паркны төзү әле тәмамланмаган.
“Һәр кече шәһәр яисә тарихи җирлекнең үз тарихы, үз географиясе, үз мәдәнияте бар. Аларның конкурент өстенлегенә ачкыч табу зарур. Әлеге мөмкинлекләрне анализлау һәм үсеш өчен, шул исәптән кече бизнесны, туризмны үстерү өчен төп юнәлешләрне билгеләү мөһим”, – диде Владимир Путин кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр башлыклары белән очрашу барышында.
Дәүләт башлыгы иң якын өч елда “Уңайлы шәһәр мохиты формалаштыру” дигән өстенлекле проектны гамәлгә ашыруга ел саен 25 миллиард сум бүлеп биреләчәген әйтте. Шул ук вакытта Владимир Путин узган елда кече шәһәрләрне финанслау гадел булмавын ассызыклады. Күбрәк кешеле шәһәрләргә акча да күбрәк бирелгән икән, ә кече шәһәрләргә бик аз бирелгән.
Президент быел кече шәһәрләрне үстерүгә федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 5 миллиард сум акча биреләчәген хәбәр итте. Аларны махсус конкурста җиңгән 60 кече шәһәр, шул исәптән 20 тарихи җирлек алачак. Дәгъвачыларны сайлап алу февральдә башлана. Приз гранты кече шәһәрләргә 30дан 100 миллион сумга кадәр булыр дип көтелә, тарихи җирлекләр 50 миллион сумга исәп тота ала.