Бүген Балык Бистәсендә, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында, Балык Бистәсе муниципаль районы Советының хисап сессиясе булды. Әлеге чара барышында 2017 елда муниципалитетның үсешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Утырышта муниципаль берәмлек Башкарма комитетының яңа җитәкчесе билгләнде. Ул моңа кадәр әлеге вазыйфаны вакытлыча башкарып килгән Илдар Таҗетдинов булды.Хисап сессиясе эшендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе вәкиле дә катнашты.