Безнең һәркайсыбыз балачагы үткән, инде балигъ булгач ташлап киткән урынга йөрәгебез белән береккән. Ләкин якташлык дигән төшенчә сагыну хисе генә түгел ул. Рәсми булмаган әлеге иҗтимагый институтның кыйммәте – кече ватаныбызга файдалы булу мөмкинлеге.
Милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, туган якны өйрәнү эшен оештыруда ярдәм, якташларга социаль булышлык һәм хәйриячелек мәсьәләләре, республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан чыгучыларның муниципаль җитәкчелек белән нәтиҗәле элемтәсен булдыру, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм башка күп нәрсәләр – якташлыкларның төп бурычларыннан. Бу юнәлешләр буенча байтак якташлыкның унышлары сизелерлек.
Нурлат якташлыгының Фәрид Мифтахов җитәкчелегендәге Казан булекчәсе дә бу яктан әйбәт эшли. Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укуларын оештыру да моңа дәлил.
Татарстан башкаласындагы Нурлат якташлыгы берләшмәсе эшчәнлеге турында “Нурлат” телерадиокомпаниясе видеосюжетында күбрәк белергә була.