Бүген Татарстан Республикасы Президенты татарстанлыларга видеомөрәҗәгать белән чыкты, ул анда 18 мартта Россия Президентын сайлауларда актив катнашулары өчен республика халкына рәхмәтен җиткерде.
«Кичә без илнең төп сайлауларын үткәрдек – Россия Федерациясе Президентын сайладык. Мин һәркайсыгызга тавыш бирүдә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтергә телим. Шулай ук бу процессны оештыручыларга һәм сайлауны тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм,”– диде Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән тулырак монда танышырга була.
Исегезгә төшерәбез, 18 мартта булган сайлауларга алдан ясалган нәтиҗәләр буенча Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путин өчен Татарстанда сайлаучыларның 82,09 проценты тавыш бирде.