Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында Татарстанда кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча парламент тыңлаулары булды.Чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.
Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин үз докладында хәбәр иткәнчә, бүген бездә 170 меңләп кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлек алып бара. Узган елда аларның гомуми әйләнеше 1,7 триллион сумга җитте.
Спикер сүзләренә караганда, эшкуарлар иң кискен мәсьәлә итеп финанслау проблемасын атыйлар. Республика эшкуарларына финанс ярдәме инфраструктура объектлары аша төрле юнәлешләрдә күрсәтелә: микрозаймнар бирү, ташламалы кредитлар, лизинглар, субсидия һ.б. 2017 елда Татарстан эшкуарларына 711 миллион сумнан артык 462 микрозайм бирелгән.
Республика тулай төбәк продуктына кече бизнес өлешен арттыру буенча мөһим юнәлешләрнең берсе булып эшкуарлык инфраструктурасын үстерү проекты тора. Россия Икътисади үсеш министрлыгында "Минем бизнес-парк” проекты эшләнә, аның концепциясе федераль дәрәҗәгә Татарстан Президенты инициативасы буенча чыгарылды. Россия Икътисади үсеш министрлыгы билгеләп үткәнчә, аерым территориядә яңа җитештерүләр булдыру һәм үстерү өчен максималь уңайлы шартлар тудыруны тәэмин итүче Татарстан тәкъдим иткән алым иң яхшы гамәл сыйфатында ишәйтүгә лаек.
Хәзер республикада муниципаль дәрәҗәдә 63 сәнәгать мәйданчыгы эшли, аларда 442 резидент эшчәнлек алып бара, 8,1 меңнән күбрәк эш урыны булдырылды.Җитештерелгән продукция күләме 2017ел йомгаклалары буенча 22 миллиард сум чамасы тәшкил итте, дип яза республика парламенты матбугат хезмәте.