Әлки муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны актив үстерә баралар. Аларда соңгы ике елда мөгезле эре терлек саны 880 шартлы башка артты, сөт җитештерү юнәлешендә 54 мини-ферма төзелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Министрлык белгечләре сүзләренә караганда, бу секторның үсешенә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру да булышлык итте. Мәсәлән, 2017 елда район шәхси ярдәмче хуҗалыкларына төрле программалар кысаларында 15,6 миллион сум күләмендә субсидияләр бирелде. Быел савым сыерларын тотарга әлкилеләргә 9,3 миллион сум җибәрелде.
Соңгы ункөнлектә район хуҗалыклары 196,5 тонна сөт тапшырды, бу узган елның шул чорындагы белән чагыштырганда 4 тоннага күбрәк. Сөтне иң күп күләмдә Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Иске Алпар һәм Ташбилге авыл җирлекләрендә җыялар.