Бүген Баулы муниципаль районында, быел беренче буларак, авыл җирлекләре башлыклары өчен киңәшмә булды. Монда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан 200ләп вәкил катнашты.
Семинарның гамәли өлеше Баулы муниципаль районының Кызылъяр авылында булды. Башта кунаклар Кызылъяр авылының балалар бакчасын карадылар, аннары шагыйрь Фәнис Яруллин музей-йорты белән таныштылар.
Аннан соң киңәшмәдә катнашучылар Энҗе Минушинаның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Монда кош бәбкәләре үстерәләр һәм халыкка саталар. Бүген хуҗалыкта 4 меңләп чебеш санала. Хуҗалык эше белән тынышкач, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин авыл кешеләре хезмәтен югары бәяләде һәм мондый тәҗрибәне республиканың башка авыл җирлекләренә дә таратырга чакырды.
Семинарның пленар өлешендә җирле үзидарә проблемалары һәм бурычлары хакында фикер алыштылар.
“Сезнең өстә зур җавыплылык ята, – дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов. – Авылда яшәүчеләр үз проблемалары һәм сораулары белән нәкь менә сезгә мөрәҗәгать итә, аларны хәл итүдә булышу – сезнең бурыч”.
Төп бурычларның берсе – авыл җирләрендә эшлекле активлыкны үстерү. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул хакта сөйләде.
“Узган елда хуҗалык итүнең кече формалары буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 130,5 миллиард сумлык тәшкил итте, – дип билгеләп үтте министр. – Республикада кече формалар белән эшләү ысуллары күп төрле. Эшлеклелекне активлаштыру буенча гына да 20ләп төр ярдәм бар. Монда грантлар да, субсидияләр, ташламалы кредитлар да керә. Әйтик, соңгы биш елда 821 крестьян-фермер хуҗалыгы 1,6 миллиард сумм грантлар алды”.
Татарстан Республикасында муниципаль җәмәгатьчелекне үстерү тенденцияләре һәм проблемалары турында Әгъзам Гобәйдуллин сөйләде.
“Җирле үзидарә органнары хезмәткәре статусы бер урында таптанырга ирек бирми, халык белән көндәлек җентекле, уйлап эшләүне таләп итә”, – диде ул.
Бүген муниципалитетларда 15 меңләп кеше эшли. Бу - барлык дәрәҗәдәге депутатлар да, муниципалитетлар башлыклары, муниципаль хезмәткәрләр, Территориаль иҗтимагый советлар әгъзалары да.
“Республикада җирле үзидарәне үстерү өчен республика хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләргә киң колачлы ярдәм мөһим фактор булып тора. Урыннарда Президентның 38 программасы гамәлгә ашырыла”,– дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген нәтиҗәлелеген кызыксындырып үстерүгә зур игътибар бирелә. Ел саен конкурслар уздырыла.
“2013 елдан башлап конкурсларда 1298 авыл җирлеге катнашты. 520 авыл җирлеге җиңүче булды. Быел тагын 104 авыл җирлеге грант алачак”, – диде Рәис.
Муниципаль җәмәгатьчелек башлыгы шулай ук законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде. Ул шулай ук зиратларны карап тоту һәм аларны саклау мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.
Әгъзам Гобәйдуллин эшлеклелек активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалык итү формаларын үстерү мәсьәләләренә аерым әһәмият бирде. Урыннардагы бурыч – хуҗалык итүнең барлык рәвешләрен үстерү буенча максатчан эшне активлаштыру.
“Авыл җирләкләре башлыкларына гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен кредитлар алуга документлар бирүдә ярдәм итәргә кирәк,”– диде ул.
Аннан соң семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм аларга экспертлар җавапларын ишеттеләр.
Киләсе семинар-киңәшмә Алабуга муниципаль районында 21 майда була. Шундый ук семинар-киңәшмәләр май ае дәвамында Чистай, Минзәлә, Буа һәм Биектау муниципаль районнарында да үтәчәк.