Бүген “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча “Түгәрәк өстәл” утырышы булды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча “Түгәрәк өстәл” утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, барлык муниципаль районнар, шәһәр округлары башкарма комитетлары җитәкчеләре, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелде:

– Татарстан Республикасы муниципаль районнарында җир асты суларын чыгару максатында җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү турында һәм су чыганакларын санитар саклау зоналарын оештыру хакында;

– “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында;

–республика муниципаль берәмлекләре милкендә булган гидротехник корылмаларны карап тоту һәм тиешле хәлгә китерү, шулай ук аларның куркынычсызлыгын рәсмиләштерүгә чыгымнарны финанслау турында.

Беренче мәсьәлә муниципаль берәмлекләр башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәләрендә еш яңгырады. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарында беркетелгән.

“Җир асты байлыкларыннан лицензиясез файдалану ахыр килеп сулы горизонтларның пычрануына яки кимүенә китерергә мөмкин. Шуңа да әлеге проблеманы бергәләп тикшерергә һәм аны хәл итү юлларын табарга кирәк”, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Экология министры Александр Шадриков докладын тыңлап, утырышта катнашучылар тәкъдимнәр кертте.

Икенче мәсьәләгә килгәндә, Федераль закон нигезендә шәһәр төзелеше эшчәнлегенә территорияләрне уңайлап төзекләндерү дә кертелгән. Кодекста тиешле төшенчә һәм “янәшәдәге территория” төшенчәсе бар.

Шул ук Федераль закон белән төзекләндерү өлкәсендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләре аныклана. Фикер алышу йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына әлеге закон проектын карарга һәм “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе адресына үз тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен җибәрергә тәкъдим ителә.

Көн тәртибенең өченче мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары  Артур Галиев чыгыш ясады. Әлеге министрлык мәгълүматлары буенча муниципаль берәмлекләр балансында 711 гидротехник корылма бар. Аларны тикшерү йомгаклары буенча Ростехнадзорның Идел буе идарәсе тарафыннан күрсәтмәләр җибәрелә, аларны үтәү байтак финанс чыгымнары таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә авыл җирлекләре башлыклары муниципаль берәмлекләргә кирәкле акчалар бүлеп бирүне яисә корылмаларны яңадан республика милкенә тапшыруны сорыйлар.

Бу темага мәгълүматны тыңлап, районнар башкарма комитетлары җитәкчеләренә гидротехник корылмалар куркынычсызлыгы декларацияләре бирү вакытларын контрольгә алу тәкъдиме кертелде.

Утырыш барышында әйтелгән күрсәтмә һәм тәкъдимнәр йомгаклау Беркетмәсендә исәпкә алыначак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International