Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм муниципаль идарә системасында иң яхшы кадрлар практикаларын һәм инициативаларын ачыклый

2018 елның 31 августы, җомга

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында иң яхшы кадрлар практикалары һәм инициативалары» дигән Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында игълан итә.

Конкурсны уткәрү максаты булып, дәүләт һәм муниципаль идарә системасында кулланылучы иң яхшы кадрлар практикаларын билгеләү һәм конкурста катнашучылар гамәлгә ашырырга тәкъдим итүче кадрлар инициативаларын ачыклау тора.

Әлеге конкурс 2013 елдан уздырылып килә, 2015 елдан анда Россия Федерациясе субъектлары дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары катнаша, ә 2017 елдан конкурста федераль дәүләт органнары да катнаша ала.

Бөтенроссия конкурсының төп бурычлары:

- иң яхшы кадрлар практикаларын ачыклау, бүләкләү, алга этәрүне һәм ишәйтүне тәэмин итү;

- иң яхшы кадрлар инициативаларын (проектларын, технологияләрен, методикаларын) ачыклау, гамәлгә ашыруга булышу һәм тәэмин итү;

- заманча һәм нәтиҗәле кадрлар технологияләрен гамәлгә ашыру тәҗрибәсен уртаклашуга ярдәм;

- дәүләт һәм һәм муниципаль идарә системасында яңа кадрлар алымнарын кертүгә кызыксынуны булдыру һ.б.ш.

Конкурста катнашуга гариза һәм тиешле материаллар Россия Хезмәт министрлыгының Дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм коррупциягә каршы тору департаментында (127994, Мәскәү шәһәре, ГСП-4, Ильинка урамы, 21нче йорт) яисә BrusovAS@rosmintrud.ru электрон адресына 2018 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне декабрьдә игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International