Республикада авыл мәдәният оешмалары яшь белгечләренә пособие түләү планлаштырыла

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда авыл торак пунктларындагы мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә булышлык күрсәтергә ниятләнәләр. Республикабыз Президенты белән урта һөнәри белемле белгечләр өчен 50 мең сум, ә югары белемлеләр өчен – 100 мең сум бер тапкыр түләнүче акчалар килештерелде. Тиешле закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары хуплады.

Сүз “Мәдәният турында” республика Законына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты турында бара. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова аңлатканча, документ авыл торак пунктында урнашкан дәүләт яисә муниципаль оешмага үзе укыган уку йортын тәмамлаган елны эшкә керүче яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International