10 муниципаль районы халкы өчен якын-тирәдә урнашкан сәүдә нокталарында газета-журналлар сатып алу мөмкинлеге

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

1 июльдән Татпотребсоюз идарәсе һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте арасындагы килешү нигезендә Татарстанның автолавкаларында һәм авыл кибетләрендә газета-журналлар сату башлана, дип хәбәр итә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. Барлыгы 83 автолавка исәпләнә. Матбугатны Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Тукай һәм Тәтеш районнарына китерү планлаштырыла.

Моннан тыш, Татарстан халкы 451 сәүдә ноктасында газета һәм журналлар сатып ала ала. Басмалар Казан метросының алты станциясендә урнашкан автоматларда, 130 почта бүлекчәсендә, шулай ук кибетләрдә, хастаханәләрдә, санаторийларда тәкъдим ителә.

«Төп социаль бурыч - безнең газета-журналларны республика халкы өчен мөмкин кадәр уңайлы итү, - дип уртаклаша «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков. - Без һәр кешенең үзен кызыксындырган басма продукция сатып алуын телибез. Совет чорында Казанда газет киосклары күп булган, әмма аларның саны вакыт узу белән кимегән. Безнең басмаларга махсус урын табарга дигән карар кабул ителде. Мондый күргәзмә Татарстан халкына безнең басмаларны махсус билгеләнгән мәйданнарда тиз табарга мөмкинлек бирә".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International