“Түгәрәк өстәл” почмагы

2013 елның 15 ноябре, җомга
Бүген ТР муниципаль берәмлекләр Советында муниципаль районнарның hәм шәhәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды. Республика Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов уздырган бу чарада ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
Агымдагы елда торак-коммуналь хуҗалыгындагы  идарә итүче компанияләрнең эшчәнлегендә кеше hәм гражданин хокуклары hәм иреген саклау турында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сөйләде.Бу ведомство 21 идарә итүче компания эшен тикшергән.Шуларның 8-е үз эшчәнлекләрен Казанда алып баралар,калганннары Чистайда,Түбән Камада,Әлмәттә,Яшел Үзәндә hәм Чаллыда башкаралар.
--Идарә итүче компанияләр энергия саклауда,яңа технология кертүдә,күп фатирлы йортларда гомум йорт исәп-хиспларын(ОДН) нигезсез үстерү очракларына каршы практик эш алып баралар,коммуналь ресурсларны куллануның исәбен алу hәм аны идарә итүнең яңа ысулларын кертү буенча эш алып баралар,--дип күрсәтте Сәрия Сабурская.—Шул ук вакытта аерым мәсьәләләрдә торак законнарының бозу очраклары да бар.
Мәсәлән,”Бухгалтер балансы”дигән документ бүлегендә идарә итү компаниясенең финанс эшчәнлеге уңаеннан андый-мондый мәгълүмат теркәлмичә 2012 елгы салым декларацияләренең титул битләре генә теркәлгән булып чыкты.Документның искә алган өлешендә бөтенләй тиешле идарә итүче компаниягә карамаган документларны кертү кебек сәер очраклар да табылды.
Мисал өчен,”Новация”исемле идарә итүче компаниядә (Әлмәт) искә алынган документның 2012 елгы нөсхәсендә “Восток” ТСЖсының 2011 елгы декларациясенең титул бите генә куелган.
Күпчелек идарә итүче компанияләрнең “Торак фонды мониторингы” сайтында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 ел,23 май №307 нче “Гражданнарга коммуналь хезмәт күрсәтү тәртибе турында” дигән карарын куялар.Югыйсә бу карар 2012 елның 1 сентябрь №354 нче Россия Федерациясе Хөкүмәте карарыннан соң югарыда искә алган карар юридик көчен югалта.,ягъни гамәлдән чыга.
Болардан тыш,кайбер очракларда кешеләрнең пассивлыгыннан файдаланып,гамәлдәге законнар турында мәгълүмат җитмәгәнлектән,күп фатирлы йортларны идарә итү килешүләрен беръяклы гына төзеп куялар.
Мәсәлән,Казанның Идел буе районындагы “Идарә итү компаниясе”куллланучы вазифаларына “җырламаска,музыкаль инструментта уйнамаска”,әгәр шушы шартлар үтәлмәсә,500 сумнан алып,1000 сумга хәтле штраф” дигән шартларда килешү теркәгән.
Штраф салучыга нинди штраф киләчәге генә әйтелмәгән.
Гомуми мәгариф учреждениеләрнең биналарын hәм территорияләрен максатчан файдалану,аларның мөлкәткә хокукларын дәүләт регистрациясе үткәрүгә муниципаль бюджетлардан өстәмә акча билгеләү турында ТР мәгариф hәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сөйләде.
Гражданнарны аврияле йортлардан күчерү Программасын тормышка ашыру турында төзелеш,архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин чыгыш ясады.
Утырышта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы икътисади hәм социаль тикшеренүләр Үзәге директоры Алевтина Кудрявцеваның “Хезмәт автомобиль транспортын тотуга чыгымнар нормативын кертү турында”гы чыгышы да тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International